Balalarnı tatar ädäbiyätenä niçek cälep itärgä?

19 ноябрьдә Казанның Татар китабы йортында балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты, балаларга нинди әдәбият укыту кирәклеге, яшүсмерләрне әдәбиятка ничек җәлеп итү һәм башкалар турында түгәрәк өстәл утырышы үтте.

Чарада китап укучы яшүсмерләр үзләре, китапханәчеләр, яшүсмерләр һәм балалар газет журналлары редакторлары, галимнәр, нәшриятчылар, китапханәчеләр катнашты.

Бүгенге чыгарылышта сезнең игътибарга Казан федераль университеты галимәсе Ләйлә Минһаҗеваның фикерләрен тәкъдим итәбез.