"Yalqın” jurnalı baş möxärrir urınbasarı Rämziyä Ğalimova / Рәмзия Галимова, “Ялкын” журналы

19 ноябрьдә Казанның Татар китабы йортында балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты, балаларга нинди әдәбият укыту кирәклеге, яшүсмерләррне әдәбиятка ничек җәлеп итү һәм башкалар турында түгәрәк өстәл утырышы үтте.

Чарада китап укучы яшүсмерләр үзләре, китапханәчеләр, яшүсмерләр һәм балалар газет журналлары редакторлары, галимнәр, нәшриятчылар, китапханәчеләр катнашты.

Бүгенге чыгарылышта сезнең игътибарга “Ялкын” журналы баш мөхәррир урынбасары Рәмзия Галимованың фикерләрен тәкъдим итәбез.